Лаеш районының Рождествено авылында табиб амбулаториясендә капиталь ремонт уздырылды. 1972 елда төзелгән бинада барлык инженерлык коммуникацияләре - җылылык, су һәм электр белән тәэмин итү челтәрләре, вентиляция системалары, янгын сигнализациясе һәм хәбәр итү системалары тулысынча алыштырылган.
Шулай ук учреждение өчен яңа җиһазлар сатып алынган. Медицина учреждениесендә башкарылган эшләр аның нәтиҗәлелеген арттырырга ярдәм итте, медицина хезмәткәрләре өчен хезмәт шартларын яхшыртылды. Лаеш үзәк район хастаханәсенең Рождествено табиб амбулаториясе 13 авылга -5 мең кешегә хезмәт күрсәтә. яши.