Татарстанда төзекләндерү объектлары өчен тавыш бирү узачак

2022 елның 1 апреле, җомга

«Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты 15 апрельдән 30 майга кадәр Россиянең барлык субъектларында төзекләндерү объектлары өчен Бөтенроссия тавыш бирү узачак. Аның төп бурычы - торак пунктларны яшәү өчен уңайлырак итү генә түгел, ә иң мөһиме - бу процесска халыкны җәлеп итү.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның язында Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирү узды, анда 170 мең татарстанлы катнашты. Алар парклар, скверлар, бульварлар һәм яр буйларын төзү һәм яңарту өчен өстенлекле территорияләрне билгеләгәннәр, шулай ук «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча төзекләндерү өчен 200 өстенлекле ишегалдын сайлаганнар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International