Бүген Казанда Татарстан Республикасы башкаласында Идел буе Болгар дәүләтендә ислам кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан төзелгән Җәмигъ мәчетенең иң яхшы архитектура концепциясенә халыкара конкурс старт ала. Конкурс жюри составына әйдәп баручы архитекторлар, фәнни бергәлек, мөселман руханилары, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре керәчәк. Конкурска йомгаклар өч айдан соң игълан ителәчәк. - Өч призлы урын булачак. Аларны 8 июль көнне игълан итәчәкләр. Финалистка 2,5 млн сум каралган.
1 млн. 3 нче урынга 500 мең сум каралган. Без Татарстан, Россия һәм халыкара белгечләрне конкурста катнашырга чакырабыз, - дип сөйләде «Игелек-Доброта» җәмгыятенең рухи-әхлакый үсешенә ярдәм итү республика фонды башкарма директоры Илнур Рәхимов. Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Казанда Җәмигъ мәчетен бу көздә төзи башлаячаклар. Төп гыйбадәтханәгә беренче ташны 20 майда тотачаклар.