Татарстанда «Экология - һәркем эше» Халыкара балалар-яшүсмерләр премиясенә гаризалар кабул ителә. Конкурста катнашу өчен табигатьне саклау яки төрле масштабтагы экологик проблемаларны хәл итү инициативаларын үз эченә алган креатив эшне башкарырга кирәк. Проект икенче ел тормышка ашырыла. Быелдан 6 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар гариза бирә ала.
Шәхси номинацияләрдә катнашучыларны өч яшь категориясенә бүләчәкләр: 6 яшьтән 9 яшькә кадәр, 10 яшьтән 13 яшькә кадәр һәм 14 яшьтән 17 яшькә кадәр.