«Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясе Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Ел экспорты» еллык региональ конкурсына гаризалар кабул итүне игълан итә.
«Ел экспортеры-2021» - республика товар җитештерүчеләренең иң яхшы тәҗрибәсен һәм тышкы икътисадый эшчәнлек практикасын алга этәрү мәйданчыгы.
Исегезгә төшерәбез, конкурс республика эшмәкәрләренең тышкы икътисадый эшчәнлегенә ярдәм итүгә һәм аны үстерүгә, илебез продукциясенең һәм хезмәт күрсәтүләренең иң яхшы үрнәкләрен тәкъдим итү мөмкинлегенә юнәлтелгән. Конкурста катнашуга Татарстан экспортер предприятиеләре кече һәм урта бизнес субъектлары чакырыла (2007 елның 24 июлендәге 209-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә).