Татарстанда санкцияләр шартларында бизнеска ярдәм итү чаралары пакетын эшләделәр

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Кичә Татар-информ мәйданчыгында санкцион басым шартларында бизнеска ярдәм итүнең яңа республика пакетын анонслаучы брифинг узды. Спикерлар белән Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары - Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Рөстәм Сибгатуллин һәм бизнеска ярдәм институтлары җитәкчеләре - Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәммәтшин һәм Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды генераль директоры Айдар Салихов чыгыш ясадылар.

Брифингны Рөстәм Сибгатуллин ачты, ул билгеләп үткәнчә, РФ Хөкүмәте тышкы санкцион басым шартларында Россия икътисадын үстерүне тәэмин итүнең беренче чираттагы оператив планы нигезендә кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча берничә карар кабул итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International