Бүген - Бөтендөнья сәламәтлек көне

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Ел саен 7 апрельдә Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә һәм ел саен яңа тема астында уза. Быелгы тема - "Безнең планета, безнең сәламәтлек".

Еш кына авыруларның сәбәбе дөрес яшәү рәвеше булмау, табибларга ышанмау, тикшерергә һәм дәваланырга теләмәү. Үз вакытында профилактика, сәламәт яшәү рәвеше, үзеңә һәм әйләнә-тирә мохиткә җаваплы караш, болар барысы да сәламәтлекне һәм озак яшәүне саклап калу, авыруларны булдырмый калу өчен кирәкле шартлар, диләр табиблар.

Бу язгы көндә барлык Лаеш районы халкын котлыйбыз һәм барыбызга да нык сәламәтлек, бәхет һәм күтәренке рух телим. Сау булыгыз! Үзегезне, туганнарыгызны һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International