Татарстанда 25 апрельдән янгынга каршы махсус режим урнаштырылачак

2022 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанда 25 апрельдән 15 майга кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә булачак. Тиешле карарны республика премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Махсус янгынга каршы режим вакытында учак ягу, коры үлән һәм чүп-чар яндыру, ачык һавада азык әзерләү тыела. Тыю ачык учак үрчетүгә генә түгел, урман белән чиктәш торак массивларда мангаллар куллануга да кагыла.

Шулай ук пиротехника куллануны да тыю астында. Янгынга каршы махсус режим шартларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнар өчен - 4-5 мең сум, вазыйфаи затлар өчен - 20-40 мең сум, юридик затлар өчен - 300-500 мең сум күләмендә штраф белән яный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International