Татарстанда «Минем ГТО юлына» балалар проектлары конкурсы старт алды

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

Татарстанда «Минем ГТО юлына» балалар проектлары конкурсы старт алды. Конкурс турындагы Нигезләмә нигезендә анда республиканың гомуми белем бирү учреждениеләренең 1-4 класс укучылары катнаша ала. Конкурс ике этапта уза. Муниципаль сайлап алу этабы 2022 елның 11 апреленнән 16 маена кадәр Татарстан Республикасы муниципаль районнарында узачак.

Ике номинациядә иң яхшы өч эш һәр районнан республика этабында призлар өчен 2022 елның 17 маеннан 31 маена кадәр көрәшә алачак. Конкурсантлар жюри карамагына ике тематика буенча фото иҗат эшләрен тапшырырга тиеш: теләсә нинди техникада эшләнгән рәсемнәр, теләсә нинди техникада эшләнгән иҗади эшләнмәләр. Конкурс жюрие эш эчтәлегенең конкурс темасына туры килүен, аның оригинальлеген, башкару техникасын бәяләячәк.

Һәр юнәлештә өчәр җиңүче билгеләнә. Җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алачак. Конкурс Нигезләмәсе белән түбәндәге сылтама буенча җентекләбрәк танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International