Мәктәпләр "Мәгариф" милли проекты кысаларында дәүләт символикасы белән тәэмин ителәчәк

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин "Мәгарифне үстерү" дәүләт программасына үзгәрешләр кертү турындагы карарны имзалады. Үзгәрешләр илнең барлык мәктәпләрен дәүләт символикасы белән тәэмин итүгә кагыла.

Хәзер бу "Мәгариф" илкүләм проектының "РФ гражданнарын патриотик тәрбияләү" федераль проекты кысаларында каралачак. "Мәктәп тормышының флагны күтәрү кебек элементлары күп төбәкләрдә инде тотрыклы практикага әверелде, - дип билгеләп үтте Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов.

- Моны һәр мәктәптә тәрбиянең мөһим элементы сыйфатында кертергә мөмкин. Мондый практика үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык хисе формалаштыруга ярдәм итә". Министр билгеләп үткәнчә, уңай тәҗрибә булып мәктәп атнасын Россия гимны астында әләм күтәрелүдән башларга тиеш иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International