Татарстанлыларны «Z патриот» патриотик рәсем конкурсында катнашырга чакыралар

2022 елның 14 апреле, пәнҗешәмбе

«Z патриот» Бөтенроссия рәсем конкурсын «ЗурАрт» мәдәни инициативаларга ярдәм фонды игълан итте. Проектның максаты - үсеп килүче буынны патриотизм тәрбияләү һәм гражданлык үзаңы ныгыту, гражданнарның Россиянең бөек тарихына катнашы булу хисләрен ныгыту.

Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. "Конкурста бушлай нигездә гомуми белем бирү, сәнгать мәктәпләре, студияләр, түгәрәкләр, колледжлар, лицейлар, өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары, Россиянең җиде яшьтән 18 яшькә кадәрге урта махсус уку йортлары студентлары катнаша ала", - диелә хәбәрдә. Эшләр «Z - Җиңү өчен», «V дөреслек көче», «Без - нацизмга каршы» һәм «Мәңгелек ут - мәңгелек хәтер» номинацияләрендә кабул ителә. Катнашу өчен заявканы конкурсның рәсми сайтында бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International