Май аенда ял көннәре турында аңлатмалар

2022 елның 15 апреле, җомга

Предприятие һәм оешмалар хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 маддәсе нигезендә эш көне булмаган бәйрәм көннәре булып тора: 1 май - Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 май - Җиңү көне. Ял һәм эш көне туры килгәндә, ял көне бәйрәм эш көненнән соң икенче көнгә күчерелә.

Быел 1 май якшәмбегә туры килә, ял көне 2 майга, дүшәмбе көнгә күчерелә. Шулай ук Татарстан Республикасы Президентының «2022 елда Ураза бәйрәмен һәм Корбан бәйрәмен үткәрү көннәрен билгеләү турында» 09.04.2022 № ПУ-256 Указы нигезендә 2 майда - Ураза бәйрәмен уздыру башлануы - бәйрәм эш көне түгел.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International