Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2022 елның 20 апрелендә эшмәкәрләр өчен “Ачык ишекләр көне” үткәрә

2022 елның 15 апреле, җомга

Юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә мәгълүмат дәрәҗәсен арттыру максатларында эшмәкәрләр өчен «ачык ишекләр» Бөтенроссия бердәм көнен үткәрү кысаларында 2022 елның 20 апрелендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен Бердәм «ачык ишекләр» көне узачак.

Татарстан Республикасында яңа коронавирлы инфекция (Covid-19) таралуны булдырмау максатларында эшмәкәрләрне бердәм "ачык ишекләр" көнендә кабул итү алдан язылу буенча гамәлгә ашырылачак. Лаеш сәүдә оешмасында консультация алу өчен 88437828092 (Лаеш), 88436732530 (Питрәч), 884361208 (Р.Бистәсе) телефоннары аша 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке ашка тәнәфес 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

“Ачык ишекләр”нең максаты - идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә бушлай консультация ярдәме күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International