16 апрельдән Татарстанда суда йөзүче кошларга ау сезоны ачыла. Бу хакта биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сезон 25 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Ведомствода кисәтүләренчә, ау бары тик яшеренеп һәм вакланмасы биш миллиметрдан кимрәк булган шома утлы корал кулланып кына башкарылырга мөмкин. Йөрү тыелган. Шулай ук язгы аучылык чорында теләсә нинди йөзү чараларын хәрәкәттә булмаган яшерү, сайлап алу һәм аулау өчен генә кулланырга мөмкин, дип билгеләп үтелә.
3 апрельдә Татарстанда иярчен (манный) үрдәкләрне кулланып, селезне аулау сезоны ачылды. Ул 6 майга кадәр дәвам итәчәк.