Быел “Экология” милли проектының “Урманнарны саклау” төбәк проекты буенча 3,6 мең гектар мәйданда урманнарны яңадан җитештерү буенча эшләр башкарылачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.
“Урман культураларын утырту 1,4 мең гектар мәйданда башкарылачак, табигый урман торгызуга ярдәм итү чаралары - 2 мең гектарга, урманны катнаш торгызу - 4 гектарда һәм урман үрчетү буенча чаралар - 105 гектарда. Шулай ук 2022 елда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә аларның уңдырышлылыгын арттыру, җил һәм су эрозиясеннән яклау максатларында урман саклау эшләрен башкару дәвам итәчәк», - диде ул.