30 апрельгә кадәр «Мәктәп елъязмасы» яшь авторлары конкурсына гаризалар кабул ителә. Иҗади ярышларда 1-11 сыйныф укучылары үзләрен сынап карый ала. Алар өч номинациядә ярышачаклар: иң яхшы текст, иң яхшы китап һәм иң яхшы сценарий.
"Тере классика мәктәп укучыларына үзләрен язучы, нәшир һәм сценаристлар ролендә сынап карарга һәм уртак коллектив китап чыгарырга уникаль мөмкинлек тәкъдим итә. Әлеге проектта сыйныфташлар гына түгел, иҗади студияләр, яшүсмерләр китап клублары, китапханәләр дә катнаша ала. Укучыларның бер-берсе белән таныш булуы, бергә иҗат итү кызык булсын өчен, аларны уртак мәнфәгатьләр берләштерүе мөһим.
Бәйгенең иҗади биремнәре укучыларга үз тормышларын, әйләнә-тирәдәге хәлләрне яңадан уйларга, үз кичерешләренә чумарга, үз-үзләрен һәм дусларын яхшырак аңлар өчен ярдәм итәчәк. Болар барысы да аларның тормышының мөһим мизгелләрен саклап калырга гына түгел, ә аларга кире кайтырга, яңадан укырга мөмкинлек бирәчәк.