Made in Kazan масштаблы форумын оештыручылар 25 апрельдә узачак чарага гаризалар җыя башлады. Быел вакыйга Global Mind ның яңа форматында узачак, ул бизнес, эксперт җәмгыяте һәм хакимият вәкилләренең гомуми "ми штурмын" күздә тота.
Катнашучылар аралашуының төп максаты - Россиягә каршы чикләүләр шартларында икътисадның яңа формаларын һәм үсеш юлларын табу. Элегрәк проектны эшлекле дүшәмбедә яңадан эшләтеп җибәрү турында Казан мэры Илсур Метшин игълан итте. Ул билгеләп үткәнчә, илгә моңарчы күрелмәгән тышкы басым шартларында бизнес һәм хакимият арасында тере хезмәттәшлекне җайга салу мөһим.
Бу синергия шәһәр һәм республика икътисады өчен яңа үсеш нокталарын нәтиҗәле төзергә мөмкинлек бирәчәк. Бу процесста икътисадның конкрет тармакларында махсуслашкан профессионал белгечләр дә мөһим роль уйнарга тиеш. “Күмәк акылны куллану иң вакыты”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.