Татарстан яшьләре министрлыгы физик затлар өчен грантлар конкурсын башлап җибәрде

2022 елның 19 апреле, сишәмбе

Бүгенге көннән 19 майга кадәр Яшьләр министрлыгының физик затлар арасында «Минем субсидияләр» мәгълүмат системасында грант конкурсына гаризалар кабул ителә.

Грант конкурс читтән торып үткәрелә. Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала.

Быел конкурс 14 номинация буенча уза: «Яшьләрнең иҗади инициативалары», «Яшьләрнең сәламәт яшәү рәвешен хуплау инициативалары», «Яшьләрнең туризмга ярдәм инициативалары», «Патриотик тәрбия», «Яшьләрнең ихтыярый (волонтерлык) инициативалары», «Яшьләрнең фәнни инициативалары», «Яшьләр арасында тискәре күренешләрне профилактикалау», «Гаилә кыйммәтләрен ныгыту», «Карьера һәм һөнәри үзреализация».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International