30 апрельдә “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе кысаларында 378 мең агач үсентесе утырту планлаштырыла. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров сөйләде.
Казаннан ерак түгел акция Лаеш районының Тарлаши авылы янында, Дачное поселогы янында һәм Биектау районының «Каменка» шифаханәсе поселогында, Питрәч районының Иске Шигали авылында узачак.
Равил Кузюров сүзләренә караганда, акциядә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы буйсынуындагы учреждениеләр, башкарма комитетлар, учреждениеләр, оешмалар, муниципаль районнар предприятиеләре, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре, гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары һәм волонтерлар катнашачак. Агачларны Бөек Ватан сугышы елларында гомерләрен корбан иткән 378 мең татарстанлы бөек батырлык истәлегенә утыртачаклар. Министр әйтүенчә, “Хәтер бакчасы” халыкара акциясе кысаларында барлыгы 1 млн үсенте утыртылачак. Барысын да катнашырга чакыралар.