Санкция басымы шартларында гамәлдәге ярдәм чаралары буенча республика бизнесын консультацияләү өчен кайнар линия эшли, анда теләсә кайсы эшмәкәр аны кызыксындырган мәгълүматны проблемалы мәсьәләләр буенча алырга, шулай ук үз тәкъдимнәрен калдырырга мөмкин.
Эшкуарлыкка ярдәм итү фондының Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына буйсынучы төбәк вәкилләре бушлай консультация үткәрә. Төбәк вәкилләре Татарстанның 13 муниципаль берәмлегендә эшчәнлек алып бара - эшмәкәрләр аларга район чикләреннән чыкмыйча гына ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала. Контакт мәгълүматы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды сайтында «Мой бизнес» үзәге бүлегендә урнаштырылган.