“Урман-янгын үзәге” ТР ДБУендә урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Лаеш һәм Лениногорск шәһәрләрендә урнашкан “Урман-янгын сүндерү үзәге” ТР ДБУнең урман янгыннары станцияләре базасында 2022 елгы урманнарда янгын куркынычы сезоны башланыр алдыннан киңәшмәләр узды. Алар эшендә республиканың II һәм III типтагы ЛПС башлыклары катнашты.

Киңәшмәләр барышында урманнарда янгын куркынычы сезонында ЛПС эшен оештыру, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үтәү, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләрен үтәү буенча халык арасында агитация-аңлату эшләре алып бару мәсьәләләре каралды. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 19.07.2019 № 1605-р әмере нигезләмәләренең янгын сүндерү җиһазлары, инвентарь, урман янгыннарын кисәтүнең һәм сүндерүнең башка чаралары белән тәэмин ителүенә аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International