Песошин: Татарстанда импортны алыштыру өчен 100 меңнән артык төр продукция каталогы булдырылган

2022 елның 22 апреле, җомга

Көнбатыш санкцияләре илебез җитештерүчеләренә икътисадта бушаган куышларны алырга мөмкинлек бирә. Моның өчен предприятиеләр яңа җитештерү чылбырлары төзиләр инде. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы сессиясендә хәбәр итте. «Импортны алыштыру өчен республика маркетинг үзәге базасында тәкъдимнәрнең махсус каталогы булдырылды, анда Россия һәм Татарстан җитештерүчеләре тарафыннан китерелә торган шундый ук 100 мең исемдәге продукция җыелган инде.

Яңа җитештерү чылбырларын формалаштыру мисаллары бар инде. Импорт тәшкил итүчеләрне анализлау яңа җитештерү куышларын табарга мөмкинлек бирә, хәзер ихтыяҗ бөтен ил буйлап формалаша һәм, шул исәптән безнең сәнәгать мәйданчыкларын файдаланып, республика территориясендә аны канәгатьләндерү өчен җитештерүне локальләштерү бик мөһим», - диде Песошин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International