2022/23 уку елында чит ил мәктәпләрендә белем бирү өчен «Россия укытучысы чит илдә» гуманитар проектына гаризалар кабул итү башланды. Проект биш ел дәвамында Россия укытучылары 43 меңнән артык чит ил укучысын укыткан. Проект дөньяда рус телен һәм Россия мәгарифен популярлаштыруга юнәлтелгән һәм Россия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
Вьетнам, Монголия, Сербия, Кыргызстан, Таҗикстан һәм Үзбәкстан мәктәп укучыларын рус теле, математика һәм башка фәннәргә өйрәтү өчен Россия педагогларын кабул итәргә әзер. Сербиядә математика, информатика, физика, химия һәм биология укытучылары өчен вакансияләр ачылды. Вьетнамда һәм Монголиядә рус теле укытучылары чит тел буларак таләп ителә.