Лаеш тернәкләндерү үзәгендә батырлык дәресе үткәрелде

2022 елның 22 апреле, җомга

Үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен Лаеш тернәкләндерү үзәгендә батырлык дәресе үткәрелде.

Дәрес темасы - "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы - ерак һәм якын". Чара барышында социаль педагог Татьяна Сәгыйтова балаларга шул куркыныч вакыйгаларның фоторәсемнәрен күрсәтте,

Лаеш шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Николай Васильевич Чупинның һәм Тәтеш районында туган Иван Михайлович Сергеевның сугышы турында истәлекләр белән таныштырды. Шулай ук балалар Татарстан АССРның Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында да белделәр. Дәресләрдә Татарстан Республикасы Бөек Ватан сугышы Виртуаль музее материаллары файдаланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International