"Объясняем.РФ" хөкүмәт мәгълүмат порталы яңа бүлек белән тулыланды. Хәзер россиялеләр монда илдәге социаль ярдәмнең барлык төрләре турында да белә алачак.
Яңа бүлек «Ярдәм чаралары» дип атала һәм ярдәм күрсәтү чараларын күрсәтү өчен сроклар, шартлар, норматив документларга һәм теге яки бу социаль ярдәм буенча файдалы ресурсларга сылтамалар тасвирлый. Шул ук вакытта мәгълүмат гади кешеләргә генә түгел, эшмәкәрләргә дә файдалы булачак.