Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты «Тыюлыклы табигать дөньясы» балалар сәнгать иҗаты конкурсына эшләр кабул ителә башлау турында хәбәр итә

2022 елның 25 апреле, дүшәмбе

Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты хәбәр иткәнчә, 25 апрельдән башлап балалар сәнгать иҗаты «Тыюлыклы табигать дөньясы» конкурсына эшләр кабул ителә башлый. Рәсем конкурсында 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала.

Эшләр өч яшь категориясендә бәяләнәчәк: 1-4 сыйныф, 5-7 сыйныф һәм 9-11 сыйныф. Иҗади эшләр оригиналь булырга, исеме һәм имзасы булырга, конкурсның игълан ителгән тематикасына, яфрак үлчәменә - 30х40 см (А3 форматы), рамканы да кертеп, туры килергә тиеш.

Аларны бәяләгәндә башкару мөстәкыйльлеге һәм сыйфаты исәпкә алына. Конкурс турында тулырак мәгълүматны 8(843)211-68-62 телефоны буенча ачыкларга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International