ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләрнең техника паркы быел “Экология” милли проектының “Урманнарны саклау” федераль проектының “Татарстан Республикасында урманнарны саклау” региональ проекты буенча сатып алынган яңа техника һәм җиһазлар белән тулыланды. Лесхозларга 13 бер. техника - 6 бер. трактор «Беларус-82.1» һәм 7 бер. янгын сүндерү ярымприцеплары ЛКТ-4П, шулай ук 243 бер. җиһазлар һәм инвентарь (Колесов кылычлары, ранецлы урман сүндергечләре, культиваторлар, сабаннар һәм тырмалар) тапшырылды.
“Янгын сүндерү полуприцеплары узган ел үзенең нәтиҗәлелеген раслады, алар ярдәмендә без урман фонды җирләренә ут таратуга юл куймадык, - дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров. - Үз чиратында, “Беларус-82.1” тракторлары күп кенә бурычларны башкара ала, алар арасында - янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны утырту һәм яңарту, урман культуралары булдыру. Бигрәк тә бу техника хәзер, янгын куркынычы янаган һәм урман культуралары сезоннары ачылу белән кирәк».