Россиядә гаилә кайнар линиясе эшли

2022 елның 26 апреле, сишәмбе

2021 елның 1 июленнән Гаиләне яклау оешмалары ассоциациясе Президент грантлары фонды тарафыннан хупланган "Гаилә һәм балачакны яклауда" гаилә-демографик проектын гамәлгә ашыруга кереште. Проект Гаилә ресурс үзәкләре челтәрен үстерү, коммерциягә карамаган оешмаларның профильле СО җитәкчеләре компетенцияләрен күтәрү, аналитик эш уздыру һәм балалы гаиләләргә оператив ярдәм күрсәтү аша Россия төбәкләрендә уңайлы гаилә мохите формалаштыруга юнәлтелгән.

Проект кысаларында РФнең барлык субъектларына да көн саен һәм тәүлек буе эшләүче 8-800-3006-003 Гаилә линиясенең федераль номеры ачылды. Мөрәҗәгать итүчеләргә бушлай социаль-мәгълүмати, консультация, юридик һәм башка ярдәмне тәкъдим итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International