Газпром Лаеш районында "Юбилейная" станциясен төзекләндерә

2022 елның 27 апреле, чәршәмбе

Газ бүлү системасын яңартуга әзерлек башланды инде. Станциянең куәтен арттырырга планлаштыралар. Шуның аркасында газ белән тәэмин итү ышанычлырак булачак, газга яңа кулланучылар кушыла алачак.

Сүз уңаеннан, хәзер татарстанлылар догазификациягә гариза бирә ала. Бу программа буенча йорт участокларына табигать газын бушлай кертәләр. 14 мең тирәсе шундый мөрәҗәгать кергән инде. Аларның бер өлеше буенча эш башкарылды инде, кешеләрдә газ барлыкка килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International