Конкурсның максаты - Россия Федерациясенең полиэтник пространствосы шартларында халыклар милли мәдәниятләренең бәйрәм традицияләрен саклауга һәм үстерүгә өлеш кертүче аеруча әһәмиятле һәм талантлы фотоэшләрне ачыклау. Конкурс өч номинациядә каралган - "Иң яхшы рәсем", "Портрет" һәм "Фотоэшләр сериясе".
Гомуми приз фонды 382 500 сум тәшкил итә. Фотосурәттә 18 яшькә җиткән барлык теләүчеләр дә катнаша ала. Гаризалар 2022 елның 1 октябренә кадәр түбәндәге электрон адрес буенча кабул ителә: foto-konkurs2022@mail.ru («Россия халыкларының милли бәйрәмнәре»).
Телефон: 8 (843) 570-31-12. Конкурсның нигезләмәләре һәм гаризалары «Конкурслар һәм проектлар» бүлегендә (http://tatmedia.tatarstan.ru) урнаштырылган.