Лаешта СОП гаиләләре белән ведомствоара эш турында фикер алыштылар

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

Лаеш шәһәрендә социаль куркыныч хәлдә калган балигъ булмаганнар һәм аларның гаиләләре белән ведомствоара эшне оештыру буенча эшче төркем утырышы булды. Чарада ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе секретаре Илсөяр Гарифуллина, Республика наркология диспансерының баш табибы урынбасары Резеда Хаева, шулай ук ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре, Татарстанның 10 районындагы муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумнары вәкилләре катнашты. Чара кысаларында түбәндәге мәсьәләләр буенча фикер алыштылар: - социаль куркыныч хәлдәге гаиләләр белән профилактика системасы субъектларының эш нәтиҗәләре, 2022 елның 1 кварталында; - «Аеклык ноктасы» проектын гамәлгә ашыру барышы; - 2022 елда дәүләт ярдәменә мохтаҗ балигъ булмаганнарның җәйге ялын оештыру һәм сәламәтләндерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International