9 майда Лаешта Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары узачак. Тантаналы митинг Җиңү паркында 10.00 сәгатьтә башлана. 10.30да Лаеш шәһәренең зур җыелма хоры чыгыш ясаячак. 10.35 сәгатьтә хәрби техника парады башлана. Шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итү программасында:
🔴10.45-12.00 "Үлемсез полк" патриотик акциясе. Старт Пролетарская урамыннан, маршрут буенча Лебедева-Декабристлар-Горький-Коммуналь-Чернышевский урамы.
🔴12.00-12.30 Лаеш шәһәренең Собор мәйданында интерактив мәйданчыклар, күргәзмә композицияләре җәеләчәк.
🔴12.30-14.00 Собор мәйданында бәйрәм концерты.
🔴 20.00 Кичке концерт. Җиңү көне 22.00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамлана.