«Әтиләр берлеге» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы Россия Федерациясенең 7 субъектында «Чын әти. Әтиләргә мәгълүмати, методик һәм консультация ярдәме күрсәтү программасы». Проект җаваплы аталыкны пропагандалауга һәм Россия әтиләрен иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Проект чаралары Татарстан Республикасында да узачак.
9 майга "Безнең әтиләр җырлары" акциясе планлаштырыла, ә Халыкара балаларны яклау көнендә "Мин бала булганда" флешмобы планлаштырылган. 8-9 июльдә “Чын әти” фестивале үткәрү планлаштырыла. Семьялар үзләренең әтиләре һәм тәрбиянең иң яхшы үрнәкләре турында, бөтенроссия конкурсында катнашуга заявка биреп, сөйләргә мөмкин: https://реальныйпапа.рф/.
Республикада проектның партнеры булып ТРның «Әтиләр берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы тора.