Йомгаклау ярышлары WorldSkills Russia - 2022 X Милли чемпионатының финалы кысасында тәмамланды. Лаеш техник-икътисадый техникумы студентлары лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Билолуддин Худойдодов һәм Анастасия Семёнова "Пилотсыз һава судноларын тышкы пилотлаштыру һәм эксплуатацияләү" компетенциясендә 2 нче урынны алдылар.
Ярышлар Новосибирскида узды. Ренат Гыйззәтуллин, Алина Пименова, Камилла Сатдинова, Сәйряр Хуҗиханов, Руслан Шихов "Хокук саклау эшчәнлеге (Полицейский)" компетенциясендә 3 нче урынны алдылар. Ярышлар Мәскәүдә узды. Егетләрне менә дигән нәтиҗәләр белән котлыйбыз!