Бөек Ватан сугышында 77-еллыгына багышланган тантаналы митинг Җиңү паркында узды. Ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш балаларын һәм барлык җыелучыларны бәйрәм белән район башлыгы Илдус Зарипов котлады: «Ватаныбызны немец-фашист илбасарларыннан саклаучыларга без рәхмәтле. Бу батырлык мәңгегә дөнья тарихына язылган һәм буыннар хәтерендә калачак. Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим! Бәйрәм белән!»
Традиция буенча чарада катнашучылар сугышларда һәлак булган сугышчыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Аннары хәрби техника парады узды. Лаеш районында яшәүчеләр һәм кунаклар “Үлемсез полк” патриотик акциясендә катнаштылар. Кешеләр бөек сугышчыларның портретларын горур күтәреп, Лаеш шәһәре урамнары буйлап колоннадан бардылар.