Россиянең барлык төбәкләреннән 4-8 сыйныф укучылары өчен "Лето с Летово" онлайн-программасы 2022 елның июнендә старт ала. Түгәрәк махсус бала өчен сайлап алынган онлайн-дәресләрдән тора, алар мәктәптә кирәкле кайбер күнекмәләрне камилләштерергә ярдәм итәчәк.
Программа укытучылары - мәктәпләрдә һәм университетларда уңышлы гына укытып калмыйча, популяр курслар һәм программалар булдыручы профессионаллар, олимпиада хәрәкәтен оештыручылар, биремнәрне төзүчеләр, тикшерүчеләр һәм остазлар сыйфатында бай тәҗрибәгә ия.
Программа арасында - олимпиада математикасы, олимпиада физикасы, икътисад, хокук, олимпиада информатикасы, лингвистика буенча түгәрәкләр, шулай ук "I-Quake" интеллектуаль клубы. Гариза-теркәлүне https://www.letovo.online/clubs/leto-s-letovo сылтамасы буенча тутырырга мөмкин. "Летово мәктәбе" - 5-8 нче сыйныф укучылары өчен мәктәп предметлары буенча дәресләр өчен бушлай онлайн-платформа.