Татарстанда мәгариф оешмалары арасында Татарстан Республикасы халыкларының телләрен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү кысаларында проектларны гамәлгә ашыруга конкурс башланды

2022 елның 13 мае, җомга

11 майдан Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, традицияләрен, мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән проектларны гамәлгә ашыруга муниципаль мәгариф оешмалары арасында конкурсның республика этабына гаризалар кабул итү башланды.

Конкурсны уздыруның максаты - муниципаль мәктәпкәчә мәгариф оешмаларына һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына республикада яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен саклауга, мәдәниятләрен үстерүгә юнәлтелгән проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү.

Конкурсның республика этабында катнашучылар муниципаль этапта җиңүчеләргә әверелгән муниципаль гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары. Конкурс үткәрү буенча мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында түбәндәге сылтама буенча танышырга була: https://mon.tatarstan.ru/respublikanskiy-konkurs-proektov-napravlennih-na.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International