Президент Указы нигезендә Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, 8-17 яшьлек балалары булган 12 меңнән артык татарстанлы гаиләсе яңа айлык түләүләр алган. Ярдәм күләме һәр балага 5 216 сумнан 10 433 мең сумга кадәр тәшкил итте.
Әлеге сумма һәр гаилә өчен индивидуаль исәпләнелә һәм Татарстан Республикасы буенча балаларга яшәү минимумының 50, 75 яисә 100 %ына тигез булырга мөмкин. Исегезгә төшерәбез, пособиене 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләр рәсмиләштерә ала, аларның җан башына уртача керем яшәү минимумыннан кимрәк.
Гаиләнең күчемле һәм күчемсез мөлкәте, ата-аналарның хезмәт мәшгульлеге яки аның юклыгының җитди сәбәбе исәпкә алыначак. Яңа пособие 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балаларга түләү кебек түләнәчәк һәм исәпләнәчәк. Гаризаны дәүләт хезмәтләре порталы аша, шулай ук МФЦда һәм Пенсия фондына бирергә мөмкин.