Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына субсидияләр бирү буенча сайлап алуны уздыру өчен заявкалар кабул итү турында игълан итә

2022 елның 16 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2022 елның 1 кварталында «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары Акселерациясе» федераль проекты кысаларында, 2022 елда федераль бюджеттан финанслана торган авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына субсидияләр бирү буенча сайлап алуны уздыру өчен заявкалар кабул итү турында игълан итә. Документлар 16 майдан 25 майга кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев урамы, 36 нчы йорт, 3 нче кат, 307 нче кабинет. Документларны кабул итү вакыты: дүшәмбе-җомга 9:00 дән 16:00 гә кадәр (тәнәфес 12:00 дән 12:45 ка кадәр).

Сайлап алу нәтиҗәләре һәм Министрлык тарафыннан расланган документлар бирү тәртибе, документларның формалары Министрлыкның түбәндәге сылтамасы буенча https://agro.tatarstan.ru/subsidii-selskohozyaystvennim-potrebitelskim-5962029.htm сайтында бастырылачак. Тулырак мәгълүмат алу өчен Ruslan.Hafizov@tatar.ru электрон адресына мөрәҗәгать итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International