Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада Сабантуйны бәйрәм итү даталарын раслады. Тиешле указ ТР башлыгы сайтында урнаштырылган. Казанда 19 июньдә “Сабантуй” татар халык бәйрәме узачак.
Авыл торак пунктларында һәм район үзәкләрендә, шул исәптән республика әһәмиятендәге шәһәрләрдә бәйрәм 11-13 июньдә узачак.