2022 елның 25 маеннан “Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларында һәм татар теле буенча халыкара олимпиадада җиңүчеләрне әзерләгән өчен ярдәм” грантын алуга конкурста катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлый.
Грант бирүнең максаты - туган (татар) тел һәм туган (татар) әдәбияты буенча республика олимпиадаларында һәм туган (татар) әдәбиятында һәм (яки) татар теле буенча халыкара олимпиадада җиңүчеләрне әзерләүче туган (татар) теле һәм туган (татар) әдәбияты укытучыларын стимуллаштыру. Конкурста сайлап алуда катнашуга гаризалар podderzhka.olimpiada@mail.ru электрон адресына кабул ителә. Грант буенча мәгълүмат Министрлык сайтында «Укытучылар өчен грантлар» («Гомуми белем» - «Милли белем») бүлегендә урнаштырыла.