ТР Президенты «Каравона» рус халык бәйрәмен бәйрәм итү датасын раслады

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

Чара Лаеш районының Никольское авылында шимбә көнне, 2022елның 28 маенда узачак. Исегезгә төшерәбез, Каравон - рус фольклоры бөтенроссия фестивале, ел саен Никольское авылында үткәрелә торган рус халык бәйрәме, анда беренчел рәвештә "каравон" уйнау традициясе сакланган. Өстәвенә, авылда шаһитлар гына түгел, әлеге йоланы үтәүчеләр дә яши әле. Бәйрәм кунакларын халык уеннары, төрле мастер-класслар, әйлән-бәйлән уеннары көтә. Моннан тыш, теләге булган һәркем традицион кухня белән таныша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International