Г.Р.Державин исемендәге Лаеш крае музее «Һәр вакытның үз сәгате» күргәзмәсен оештырды

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

Бүген Халыкара музейлар көне билгеләп үтелә. Һәр музейның уникаль тарихы бар һәм бердәнбер нөсхәдә очрый торган эксклюзив экспонатлар белән горурлана. Г.Р.Державин исемендәге Лаеш крае музее бу уңайдан бүген «Һәр вакытның үз сәгате» күргәзмәсен оештырды.

Чарага Лаеш районының төрле мәктәпләреннән укучылар чакырылды. Музей директоры Фәридә Мортазина укучыларга сәгатьнең килеп чыгышы турында сөйләде, аларда саклана торган борынгы нөсхәләрне күрсәтте. Күргәзмәдә шулай ук төрле календарьлар, будильниклар, курчак белән сәгатьләр күрсәтелде. Чара азагында балаларга рәсемнәр һәм тикшеренү эшләре конкурсында катнашкан өчен дипломнар тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International