Татарстанда «Экология» милли проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында берничә эш төгәлләнде. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы буйсынуындагы учреждениеләр - урман хуҗалыклары хезмәткәрләре тарафыннан 1521,1 га мәйданда урман культураларын утырту эшләре башкарылган, шул исәптән 1412,5 га мәйданда (планнан 100%) урман торгызу эшләре башкарылган, 104,6 га (100%) урман үрчетү, 4 гектарга (100%) катнаш урман торгызу эшләре башкарылган. Исегезгә төшерәбез, 2022 елда республикада төбәк проекты буенча 3619,1 гектар мәйданда урманнарны яңадан җитештерү буенча чаралар башкарылачак.
Җәйге һәм көзге чорда 2098 гектар мәйданда табигый урман торгызу эшләренә ярдәм итү буенча эшләр үткәрү планлаштырыла. Шулай ук ел дәвамында урман хасил итүче төп токымнарның кимендә 11,4 тонна орлыклары әзерләнәчәк һәм стандарт утырту материалы 30,9 млн. данәдән дә ким булмаган күләмдә үстереләчәк.