Республикада аучылык ресурсларын аулау мөмкинлеге нормаларын расладылар. Тиешле карарга Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды. Ул 2023 елның 28 февраленә кадәр гамәлдә булачак. Карарда беркетелгән һәм һәркем өчен мөмкин булган аучылык җирләрен, шулай ук төбәк әһәмиятендәге дәүләт табигый (аучылык) заказникларын чыгару нормалары китерелгән.
Аучыларга киләсе сезонда 875 кабан, 400 куниц, 3355 бобр һәм 1053 сурк-байбак табу рөхсәт ителә.