Җәйге каникуллар башлану сәбәпле, чик буе идарәсе чит илдә үз балаларының ялын оештырырга планлаштыручы ата-аналарны балигъ булмаган гражданнар тарафыннан дәүләт чикләрен кисешү кагыйдәләре турында искә төшерә.
1996елның 15 августындагы 114-ФЗ номерлы Федераль законның 20 статьясы нигезендә, ата-аналар (уллыкка алучылар, опекуннар яисә попечительләр) озатмыйча Россия Федерациясеннән чыкканда, бала паспорттан тыш, ата-аналарының илдән чыгуга нотариаль рәсмиләштерелгән ризалыгын алырга тиеш. Әгәр балигъ булмаган кеше чит илгә әти-әниләренең берсе белән чыкса, икенче ата-анадан ризалык таләп ителми.
Чик буе контролен гамәлгә ашыру буенча дәүләт функциясен башкару тәртибе турындагы мәгълүматны (8452) 39-15-57 телефоны буенча, шулай ук Россия ФСБ рәсми сайтында - www.fsb.ru - урнаштырылган.
Пассажирларны паспорт контроле линиясендә чик буе сакчылары тарафыннан башкарыла торган сораштыру процедурасына аңлап каравын сорыйбыз. Әлеге чаралар бары тик куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында гына үткәрелә һәм Россия Федерациясенең норматив хокукый актлары белән регламентланган дип билгеләп үтәбез.