2022 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының Никольское авылында Николай Чудотворецның тәхет бәйрәменә багышланган ел саен уздырыла торган «Каравон» рус халык бәйрәме узачак. Быел юбилей бәйрәме, анда халык һөнәр осталары, халык башкаручылары һәм этнографик ансамбльләр, республика һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән 160тан артык коллектив катнашачак.
Бу хакта бүген мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова Татар-информ мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләде. Бәйрәмне трансляцияләү "Мәдәният.РФ" порталында https://www.culture.ru/live/broadcast/32861/prazdnik-russkogo-folklora-karavon порталында узачак, бу рус мәдәниятен яратучыларга анда катнашырга мөмкинлек бирәчәк. Бәйрәмдә беренче тапкыр агачтан уеп ясалган «Резное совершенство» фестиваль-конкурсы узачак.