Татарстан Республикасында догазификация программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча “кайнар линия” урнашачак

2022 елның 24 мае, сишәмбе

Хөрмәтле халык! 2022 елның 27 маенда 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында Татарстан Республикасында догазификация (социаль газлаштыру) программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча “кайнар линия” узачак.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ хезмәткәрләре догазификация программасында ничек катнашырга мөмкин, нинди принципларда гамәлгә ашырыла, кемгә һәм нинди ташламалар бирелә, шулай ук башка сорауларга җавап бирәчәк. Гражданнарның сорауларына җавапларны Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының “кайнар линия” буенча алырга мөмкин булачак 2022 елның 27 маенда 10.00 дән 12.00 гә кадәр 8(800)350-44-72 телефоны буенча.

Шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет кабул итү бүлмәсе аша түбәндәге сылтама буенча кабул ителә: https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm - 2022 елның 27 маена кадәр 12.00 сәгатькә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International