Бүген район башлыгы Илдус Зарипов гражданнарны шәхси кабул итте. ТКО чыгару полигонын төзү проекты каралды, җир-милек мөнәсәбәтләре, район территориясендә эшкуарлык эшчәнлеген һәм авыл хуҗалыгын үстерү, юлларны төзекләндерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Искәртеп узабыз, район башлыгын һәр сишәмбе көнне кабул итәләр. Алдан язылу һәм кирәкле консультация пәнҗешәмбе көнне 12 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча бара: Лаеш ш., Первомайская ур., 39 й., 17 каб., 8(84378) 2-57-27.