«Россия ел директоры» конкурсы августка кадәр катнашуга гаризалар кабул итәчәк

2022 елның 27 мае, җомга

«Россия ел директоры» Бөтенроссия һөнәри конкурсы Россия Федерациясенең барлык субъектларында мәктәп җитәкчеләреннән катнашуга гаризалар кабул итә башлый, катнашучыларны теркәү 14 августка кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта ярышларның оештыру комитеты утырышы барышында билгеле булды. «Узган ел без һөнәри осталык конкурслары линейкасын киңәйттек, алар, безнең карашка, бик дөрес, безнең педагогик бергәлек өчен стимул бирә торган чараларга әверелә.

Әлбәттә, флагман булып "Россия ел укытучысы" конкурсы тора, шуңа да карамастан, "Россия ел директоры" конкурсы - мәгариф өлкәсендә идарәчеләргә ярдәм итү һәм кызыксындыру өчен менә дигән мәйданчык, һәм бу конкурс идарәнең иң нәтиҗәле практикалары белән уртаклашырга мөмкинлек бирә", - диде конкурсның оештыру комитеты рәисе, Россия Федерациясе Мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International